Логотип
Яңалыклар

Сургут шәһәрендә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

19 март көнне “Строитель” мәдәният сараенда Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте!

Язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган халкыбызның матур йоласы ул.

Нәүрүзне тамаша кылырга Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов һәм башка рәсми затлар да килгән иде.
Чараны алып барган мәдәният хезмәткәрләре һәммәбезгә иминлек, муллык, бәхет теләделәр.
Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар бүген.

Мәдәният сараендагыларга күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде: телиләр икән тәмле бәлеш, чәк чәк, чәй белән сыйланалар, күңелле уеннарда катнашалар. Спорт бәйгеләрен шәһәрдәшләребез өчен спорт бүлеге хезмәткәрләре оештырды: таяк тартылар, көрәштерделәр.


Язны каршылау бәйрәме артистларыбызның дәртле, җыр-биюләре белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар

Реклама