Логотип
Яңалыклар

Студент отрядлары хезмәткә әзер!

 

Быел Россиянең студент отрядлары оешмасына 60 ел тула икән. Илебездәге яшьләр оешмасының иң зурысы ул, 74 төбәктән 240 мең кешене берләштерә. 60 ел эчендә студент отрядлары мәктәбе аша 19 миллион кеше узган.

Студетлар төп алты юнәлештә хезмәт күрсәтә. Болар: төзелеш, педагогик, авыл хуҗалыгы, сервис хезмәте, медицина хезмәте, поезд озатучылар.

Безнең Татарстанда да әлеге оешмада 10 меңгә якын кеше теркәлгән.

Иртәгә, ягъни 12 июньдә көндезге унбердә Казанның М.Горький исемендәге үзәк ял паркында Татарстан һәм Идел буе студентлар отрядының Өченче хезмәт семестры башланып китүен бәйрәм итәчәкләр. Әгәр дә җәйге ял көннәрендә финанс ягыгызны ныгытып, бераз акча эшләп аласыгыз килсә, ил күләмендәге зур төзелешләрдә катнашырга теләсәгез, оешманың ишекләре һәркемгә ачык. Отрядка студентларны гына түгел, югары класс мәктәп укукчыларын да кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар