Логотип
Яңалыклар

«СтартУм» тырыш һәм акыллы балалар тәрбияли

20 декабрьдә Казанда «СтартУм» халыкара өстәмә белем бирү мәктәбе ачылачак. Бу турыда мәктәпкә нигез салучы эшкуар (2011 елда Россия мәктәпләрендә кулланыла башлаган электрон көндәлек проекты авторы) Ильяс Вәлиуллин сөйләде.

Мәктәптә 4 яшьтән 14 яшькәчә балалар укый ала. Алар әлегә ун юнәлешнең алтысы: менталь арифметика, тиз уку һәм дикция, робот техникасы, программалар төзү, финанслар буенча грамоталылык, интерактив ком мәйданчыгы юнәлешләре буенча шөгыльләнә алачак.
Киләчәктә Россиядә шундый 500 үзәк ачарга уйлыйбыз, һәркайсында 150 бала белем алса да, илебезнең интеллектуаль потенциалы үсешенә өлеш кертә алырбыз, дип өметләнәбез, – диде «СтартУм» проектының авторы.
«СтартУм» мәктәбе Кытай һәм Финляндиянең уку-укыту ысулларына нигезләнә.
Кытайның уку-укыту ысулы, Кытайда һәм Бөекбританиядә табигать фәннәре укытучысы Джунг Янг-Вильямс сүзләренә караганда, балада холык сыйфатлары һәм югары рухи кыйммәтләр тәрбияләүгә нигезләнә. Кытай укытучылары теләсә кайсы баланың уңышлары аның социаль чыгышына, гаиләсенең матди хәленә карамый, дип ышана. Алар баланың тырышлыгына басым ясый.
Мисс Джунг әйтүенчә, Бөекбритания хөкүмәте Шанхай һәм Сингапурның математика өйрәнү ысулларын үзләштерүгә 41 млн. фунт акча тоткан. Әлеге методика Англиянең 8000 башлангыч мәктәбендә кулланылышка керәчәк.
«СтартУм» мәктәбендә бер юнәлеш буенча бер ай шөгыльләнү якынча 3000 сум тирәсе булачак. Балаларны махсус эшләнгән тестлар буенча сайлап алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар