Логотип
Яңалыклар

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы инвалиды, җәмәгать эшлеклесе Борис Кузнецов бүген иртән РФ VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде, дип хәбәр итә ТР ҮСК .

Борис Кузнецов инде 30 ел дәвамында шәһәрнең Достоевский урамында урнашкан 96нчы гимназия сайлау участогында тавыш бирә. Бүген аны биредә чәчәкләр белән каршыладылар.

«2016 елгы сайлауларның Россия өчен әһәмияте гаять зур! Чөнки без яңа депутатлар сайлыйбыз. Кандидатлар арасында яшьләр күп. Мин алар кабул иткән карарларның уңай үзгәрешләргә китерәчәгенә ышанам. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, мин үземнең сайлау участогына килә алуым һәм үз депутатымны сайлый алуым белән бик бәхетлемен», – дип билгеләп үтте журналистлар белән сөйләшүдә Борис Кузнецов.

Советлар Союзы Герое барлык кешеләрне дә сайлау участокларына килергә һәм үз тавышларын бирергә чакыра. Бигрәк тә бу яшьләр өчен кирәк, дип саный ветеран. Бу илдә нәкъ менә аларга яшисе, димәк,  киләчәкне дә алар сайларга тиеш.

Борис Кузнецов ике I дәрәҗә Ватан сугышы (1945), Ленин, Кызыл Байрак, Алтын Йолдыз орденнары кавалеры.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар