Сәләтле студентларга - өстәмә стипендия

2015 елда сәләтле студентлар стипендияләренә өстәп ай саен 20 мең сум акча ала алачак. Әлбәттә, бу матди ярдәм һәркемгә дә тәтеми, аны алыр өчен зур тырышлыклар күрсәтергә кирәк.
Дәүләт мондый грантны бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар, башка чаралар җиңүчеләренә тапшыруны күздә тота. Шунысы бар: бу Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле исемлегенә кергән чараларга гына кагылачак.
Әлеге ведомство мәгълүматларына караганда, бу акчалар уку дәвамында түләнеп барылачак. «Проект югары уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы сәләтле студентларга дәүләт ярдәме күрсәтү йөзеннән оештырыла, – дип белдерә министрлык вәкилләре. – 2015 елда бер мең грант бүлеп биреләчәк. Гаризалар кабул итү 10 августтан башлана».
Мондый грант алучы студентларны контрольдә тоту шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән. Стипендиядән тыш өстәмә акчага лаек булыр өчен билгеләнгән вакытта ведомство белгечләренә студент уку, фәнни яки уйлап табу эшчәнлегендәге уңышлары турында мәгълүмат бирергә тиеш була.
Ләкин шунысы бар, әлеге стипендияне алып укыган яшь белгеч укын тәмамлагач кимендә 3 ел Россиядә эшләргә тиеш булачак.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46956-s%D3%99l%D3%99tle-studentlarga-%D3%A9st%D3%99m%D3%99-stipendiya.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.