Логотип
Яңалыклар

Шиһабетдин Мәрҗәни мөлкәтен Галимҗан Баруди да бүлешкән 

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында  Татарстан республикасының Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков  хәбәр итте.

 

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында  Татарстан республикасының Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков  хәбәр итте.  

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт архивы федераль һәм чит төбәкләр архивыннан республика һәм татар тарихына кагылышлы документлар  табып кайтара. Араларында үтә кызыклылылары да очрый. Мәсәлән, Башкортстан республикасының Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлегенә  бәйле документлар күчермәләре кайткан. Әлеге документлардан имам вафатыннан соң, аның мөлкәтен танылган дин белгече Галимҗан Баруди да бүлешкәне  хакында  кызыклы мәгълүмат ачыклана.   

Архивлар белән хезмәттәшлек нигезендә  безнең тарих  буенча бер меңнән артык архив эшләре һәм документлары табылган. Төмән һәм Тубыл архивларында мөселман метрикалары, Мари Иле республикасында, Свердловск өлкәсендә һәм Пермь краенда да  гарәпчә язылган документлар ятканы ачыклана. Төркиядә дә  Татарстан тарихына багышланган 50 дән артык документ табылып, республика дәүләт архивына җибәрелә.  

«Дәүләт архивында  ревизия документлары цифрлаштырылып бетте», – дип хәбәр итте брифинг вакытында Илдар Шәфыйков.  Алар  бердәм архив мәгълүмати системасына кертелгән. Документлар белән  архивның уку залларына  килеп танышырга мөмкин.  Илдар Шәфыйков  киләчәктә аларны өйдән генә торып карау мөмкинлеге тудырулары хакында  да уйлануларын  әйтте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар