Логотип
Яңалыклар

Шартнамә илебезнең язмышын хәл итә

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы үзенең эшен дәвам итә. 

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер ШӘЙМИЕВка сүз бирүне зал көчле кул чабулар белән алкышлады.

- Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә кул кую турында фикерләрем бар. Уртаклашмый кала алмыйм, – диде ул. – Чөнки бу Шартнамә илнең язмышын хәл итә. 

1994 елда имзаланган беренче Шартнамәдә икътисади мәсьәләләр дә бар, икътисади килешүләр дә каралган иде. 13 ел эчендә икътисадка кагылган ул мәсьәләләрнең күбесе хәл ителде. Без Россия белән бер федератив дәүләттә эшли башладык. Монда Татарстанның роле зур булды. Үз тормышыбызда без бу юлны үтәргә тиеш идек. 

Ә 2007 елгы Шартнамә нигә барлыкка килде? Безгә аны аңлату җитеп бетмидер. Аның эчтәлегендә инде икътисади сораулар куелмаган. Ә хокукый мәсьәләләр бар. Аларның барысы да хәл ителмәгән. Катлаулы мәсьәләләр! Моның өчен кемнедер гаепләргә дә ярамый. Безнең Конституция Россиянекеннән бер елга алда кабул ителде бит. 

Безне ике Конституцияне якынлаштыру сәяәте борчый. Безгә федераль үзәк белән утырып, бу гади булмаган катлаулы мәсьәләне уртага салып сөйләшергә кирәк. Президентыбыз фикер алышулар алып бара. Уртак тел табарбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар