Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы «Минем гаиләмнең шамаиле» дип аталган икенче Россиякүләм конкурсы уздыра.
Конкурсның максаты – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, яңа талантларны ачыклау, иҗади үсешкә ярдәм итү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау. Ул дүрт номинациядә үткәрелә: «Традицион татар шамаиле», «Гаилә ядкәре», «График шамаил» һәм «Татар шамаиле техникасында ясалган рәсем». Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 100 мең сум. Узган елгы конкурстан аермалы буларак, быел шамаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә. Конкурста катнашу өчен анкета һәм фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр
http://info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Казан Кремле» музей-тыюлыгында күргәзмә оештырылачак.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге.
Үткәрү вакыты: 21 май-5 июль, 2016 ел.
Элемтә өчен:
ТР МДН матбугат хезмәте: (843) 264-60-38
Ислам мәдәнияты музее: (843) 567-81-25
Комментарий юк