Логотип
Яңалыклар

Шагыйрь Ренат Харис бүген дүртенче тапкыр өйләнде

«Казан» гаилә үзәгендә бүген гаҗәеп тантана шаһитлары булырга туры килде. Татарстанның халык шагыйре, Республиканың Тукай бүләге лауреаты Ренат Харис белән Лилия ханым биредә үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

«Казан» гаилә үзәгендә бүген гаҗәеп тантана шаһитлары булырга туры килде. Татарстанның халык шагыйре, Республиканың Тукай бүләге лауреаты Ренат Харис белән Лилия ханым биредә үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтте. «Мин бүген дүртенче тапкыр өйләнәм, – дип шаяртты Ренат Мәгсумович. – Дүртесендә дә үз хатыныма. Беренче тапкырында аны бер сум илле тиенгә сатып алган идем, яши-яши кыйммәте артты гына».
Бергә узган алтмыш ел эчендә алар бер кыз белән бер ул үстергәннәр, өч оныкка әби-бабай булганнар, хәзер инде карт әби белән карт бабай булып, оныкларның балаларын сөяләр. 
Тантанада юбилярларны һәм килгән кунакларны котлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина аларны тугрылык өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шәхсән үзе һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. 
Яраткан шагыйребезне һәм Лилия ханымны шундый зур бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга үз туйларының бишенчесен дә күрергә насыйп булырдай ныклы сәламәтлек телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар