Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар барышын күзәтергә чит илдән килгән экспертлар арасында Көньяк Африка Республикасыннан килгән Махубе-Ранекке Йозиас Аймал да бар.
Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында вакытында ул журналистларга менә нәрсәләр сөйләде:
– Мин – Көньяк Африка Республикасыннан килдем, бәйсез мәгълүмат агентлыгын тәкъдим итәм. Россиядә узган бу сайлауларның үтә күренмәле булуын әйтә алам. Сайлауда яшьләр бик күп катнаша.
Яшь белгеч буларак минем өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән очрашу мөһим иде. Анда игълан ителгән статистика безне гаҗәпләндерде. Мәсәлән, сайлауларда Татарстанның барлык сайлаучыларының инде 60 проценты катнашуы. Яшьләрнең сайлаудан читтә калмавы да безнең өчен гаҗәп булды.
Көньяк Африка Республикасында сайлаулар үзгәрәк уза. Сайлау вакытында Татарстанда кулланган процесслар, Көньяк Африка Республикасында да, шулай ул БРИКС илләрендә дә кулланырга тиеш дип саныйм. Сайлауда җәлеп ителгән техник инвестицияләр дә мине шаккатырды. Бигрәк тә сайлаучылар өчен барысы да бушлай булуы.
Тагын бер фактка игътибар иттем: Африкада сайлаулар бер көн дәвамында гына уза. Бу гражданнар өчен бик җайлы түгел. Ә Россиядә сайлаучыларга уңайлы булсын өчен ул өч көн дәвам итә.
Инде сездә алган кичерешләр турында. Дөресен әйтәм, мин башта шок кичердем. Россия, аның кешеләре турында бик күп мәгълүмат ишеткән идем, аларның күбесе дөрес булып чыкмады. Сездә халык бик җылы, ихлас, безне колач җәеп каршы алдылар. Казанның инфраструктурасы турында аерым әйтер идем. Мин сезнең шәһәргә гашыйк булдым. Магистр дәрәҗәсен сездә алырга дип ниятләп торам.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк