Логотип
Яңалыклар

Сез бу исемнәрне, һичшиксез, ишетәчәксез әле!

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган «Тәртип»ле Калеб» концерты уңаеннан матбугат очрашуы узды.

– «Тәртип» радиосы – үткән белән көткән арасына күпер салучы, – диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева журналистлар белән очрашу вакытында. – Без киләчәкнең нинди булачагын күрсәтергә телибез. Концертта катнашачак яшьләрнең әлегә берсенең дә исеме халыкка таныш түгел. Әмма тел, милләт бетә дип борчылып йөргән бер мәлдә, тамашачыга: «Менә нинди талантлы яшьләребез бар!» – диясе килә.

«Тәртип» радиосының юбилей концертлары циклын дәвам итү өчен «Калеб» юкка гына сайланмаган. Чөнки аларның эфирга чыга башлауларына да ун ел. 

2021 елдан аны Миләүшә Ризванова алып бара. Тамашачы яратып тыңлый торган, рейтинглы тапшырулар рәтендә ул. Миләүшә әйтүенчә, шушы еллар эчнедә йөздән артык яшь иҗатчыны ачканнар. Кайчандыр Филүс Каһиров, Ленар Шәех, Ришат Төхфәтуллин, Луиза Янсуар да «Калеб» тапшыруында яшь иҗатчылар гына булып катнашканнар. Сүз уңаеннан, Луиза Янсуар берара тапшыруларны үзе дә алып бара. 

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган бу концертта  катнашкан һәркем белән аерым концерт куярга булыр иде, диләр оештыручылар. Димәк, тамашачы киләчәктә бу исемнәрне дә, һичшиксез, ишетәчәк әле. 

Концертны алып бару да үзенчәлекле булачак. Аны ике чорның ике вәкиле – Миләүшә Ризванова һәм Зөлфәт Вәлиуллин алып  барачак. 

Белешмә: «Тәртип»тә бүген эфирга 27 тапшыру чыга. Гомумән, архивта 40 лап исемдәге тапшыру саклана. Радионың үзендә штатта өч кеше генә эшли, штаттан тыш эшләүчеләр исә егермегә якын җыела. Алар арасында Сәйдә апа Аппакова, Хатыйп Миңнегулов, Рәкыйп Гаффар кебек күренекле шәхесләр бар. Һәр атна бер шәхескә багышлана: атна дәвамында шул шәхеснең тормышына, иҗатына күзәтү ясала, аның исеме белән бәйле тапшырулар кабатлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар