Логотип
Яңалыклар

Сергей Марков: «Татарстанда сайлаулар төгәл оештырылган»

«Татарстанда сайлаулар бик төгәл оештырылган, республиканы сайлауларда эш тәртибен төзү буенча башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтергә кирәк»   – дип белдерде Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков.

Сергей Марков 13 сентябрьдә Татарстанга биредә республика Президенты һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатлар сайлаулары барышын карарга ТР Иҗтимагый палатасы чакыруы буенча килгән. Бүген ул Казан шәһәрендәге, Яшел Үзән, Биектау районнарындагы кайбер сайлау участокларында булган.

 

– Татарстанда күргәннәрдән шуны әйтә алам: сайлау участокларында җитди шикаять белдерерлек хәлләр күзәтелми. Бары тик алдан тавыш бирү хокукына кырын караучылар бар. Чыннан да бу хокуктан аеруча ихтыяҗ туганда гына файдалану дөрес. Россиянең киләчәге өчен халыкның сайлауларга ышанычын ныгыту мөһим роль уйный. Сайлауларда күзәтүчеләрнең эшләвен оештыру да шушы ышанычны ныгытырга ярдәм итә. Күзәтүчеләр институтын үстерү мөһим. Югыйсә, кайбер илләрдә сайлауларны гына түгел, хәтта күзәтүчеләр эшен дә ялганга корып оештырган, зур бәхәсләр чыгарган очраклар барлыкка килә башлады. Россиядә Бердәм сайлау көнендә Татарстандагы сайлаулар закон кысаларында узуын, халыкның хакимияткә ышаныч белән каравын билгеләп үтәсе килә. 2016 елда Россияне тагын да зур сайлаулар - Дәүләт Думасына сайлаулар көтүен онытмыйк. Бу уңайдан халыкның дәүләткә ышанычын тар-мар итү өчен тырышучы көчләр дә юк түгел. Шуңа күрә дәүләт хакимиятенә халыкның моң-зарын тыңларга курыкмыйча, аның ышанычын яуларга тырышырга кирәк, - диде Сергей Марков Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Матбугат үзәгендә журналистлар белән узган очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар