Бүген, 26 февральдә, 17.00 сәгатьтә Казанның М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда Сергей Есенин иҗатына багышланган шигъри квартирник була.
«Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» дип аталган әлеге чарада Сергей Есенин шигырьләре татарча яңгыраячак. Аларны Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина укый. Кичә Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова катнашында поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак.
Шагыйрьнең 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган кичә азагында тамашачыларга ачык микрофон тапшырыла – һәркемгә үз иҗаты һәм уйланулары белән бүлешергә мөмкинлек бирелә.
2020 елда «Татарстан китап нәшрияты» Есенинның 125 еллык юбилее уңаеннан «Сайланма әсәрләр» җыентыгы бастырып чыгарган иде. Җыентыкта шагыйрьнең иң билгеле әсәрләре төрле елларда яшәгән һәм иҗат иткән татар шагыйрьләре Зәки Нури, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Фирүзә Җамалетдинова, Сания Әхмәтҗанова, Илһам Ногман, Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Фидаил Мәҗитов, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Алисә Зарипова, Алмаз Мансуров һәм башкалар тәрҗемәсендә тәкъдим ителгән.
Шулай ук әлеге музейда хәзерге вакытта күренекле рус шагыйре Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе бара. Проект шагыйрьнең туган ягы Константиноводагы музей-тыюлык белән бергә эшләнгән һәм аның Горький музеенда булуы символик мәгънәгә ия.
Күргәзмә шагыйрьнең биографиясе белән иҗатының төрле чорларын колачлый. Биредә 79 экспонат тәкъдим ителә – мемориаль предметлар, Сергей Есенинның шәхси әйберләре, култамга-автографлары, төрле елларда дөнья күргән басма әсәрләре, рәсем-портретлары, фотографияләре, шигырьләренә иллюстрацияләр.
«Без кулъязмалары, җыентыклары аша Есенин биографиясенең барлык якларын күрсәтергә тырыштык. Ул үзе исән вакытында: «Автобиографик фактларга килгәндә, алар барысы да – минем иҗатымда», – дип әйтеп калдырган. Шулай ук Есенин белән Горькийның иҗади дуслыгына да аерым игътибар юнәлтелә», – ди Есенинның туган төбәге – Константиноводагы музей-тыюлык директоры Вячеслав Журавлёв.
Сергей Есенин иҗатын һәм шигъриятне яратучыларның барысын да бүген 17:00 сәгатьтә музейда көтеп калабыз!
Адресы: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 10 нчы йорт.
Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк