Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналы сөендерә

Изге эшләр һәрвакыт куаныч бирә. Бүген журналыбыз коллективының куанычлы көне.

 

Укыгансыздыр инде, декабрь саныбызда «Могҗиза» дип аталган язма чыкты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромлы балалар өчен эшләгән «Могҗиза» татар театры студиясенә багышланган иде ул. Әлеге студиянең укытучылары Зөфәр Харисов, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүматова биш ел инде авыру балаларның талантларын ача, аларны актерлык осталыгына өйрәтә. Уңышлары бар бар. Укытучылары ярдәме белән балалар инде тулы бер спектакльләр чыгара. Ул спектакльләр төрле бәйгеләрдә җиңү яулый. Иң мөһиме: балаларның үзләренә ышанычы арта!

Тырыш, талантлы балаларга сокланып кайттык без. Аларны куандыру теләге туды. Яңа ел могҗизалар алды бит. Ә балалар өчен ул чор аеруча бәхетле, серле. Һәр баладан Кыш бабайдан нәрсә көтүләре турында сер итеп кенә белештек тә, бүләкләр әзерләдек. 
Бүген Тинчурин театрында студиягә йөргән балаларның ачык дәресе узды. Алар дәрестә ничек шөгыльләнгәннәрен, үз талантларын күрсәтте. Әмир, Айрат, Әлфия шигырь сөйләгәндә, Лиза биегәндә, Анель җырлаганда килгән кунаклар күз яшьләрен тыя алмады. Аларны карарга килгән Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова түзмәде балаларны барып кочаклап ук алды. 


Концерттан соң балаларны бәйрәм белән котладылар. «Сөембикә» журналы алып килгән бүләкләргә аеруча куанды алар. Кечкенә хыяллары чынга ашты бит!


Бала сөенечен, бигрәк тә үзенчәлекле балаларныкын күрү – үзе бер куаныч. Алар гына чын күңелдән куана белә кебек. Кечкенә артистларның хыялларын чынга ашыруда журналыбызның дуслары – иганәчеләребез шәхсән ярдәм күрсәтте. Олы йөрәкле җитәкчеләребез, эшмәкәрләребез булганда дөньяда мәрхәмәтлелек тагын да артмый калмый. Менә алар балаларны шатландырырга ярдәм итәргә алынучылар:

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин;
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов;
РТ Дәүләт Советы депутаты «Бала-Сити» мәктәбе директоры Альбина Насыйрова; 
 Росприроднадзор федераль хезмәтенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе башлыгы Шакиров Фаяз;

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамиль Садыйков;
Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт университеты ректоры Рафис Борһанов; 
«Сельхозснаб-Киндери» компаниясенең Директорлар Советы рәисе Фәнис Гатин;
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров;
Шәхси эшмәкәрләр Илүсә һәм Марсель Низаметдиновлар;
Шәхси эшмәкәр Илсур Юнысов.
Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар