«Сөембикә» журналы «Игелекле сүз» номинациясендә җиңү яулады

 Бүген Казанның «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел хәйриячесе-2015» республика конкурсына йомгак ясалды, 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде.

Республика башлыгы моннан 10 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән хәйриячелек буенча республика советы булдырылганын һәм 2007 нче елдан бу процессның бөтен республика буенча гамәлгә кертелгәнен билгеләп узды. «Шушы вакыт эчендә конкурста 1700 тән артык кеше катнашты. Хәйриячеләр тарафыннан 23 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Хәзер ел саен бәйгедә республиканың эре компанияләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнаша. Бүген залга җыелган барлык хәйриячеләрне, үрнәк һәм күп балалы гаиләләрне сәламлим. Хәйрияче ул – битараф булмаган, төрле өлкәләрдә ярдәм күрсәтүче кеше. Республикада бу изге традицияне саклап калып, дәвам иттерергә кирәк», - дип, Рөстәм Миңнеханов хәйрия эше белән шөгыльләнүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Президент муниципаль шәһәр һәм район җитәкчеләренә дә рәхмәтен ирештерде. «Бу лаеклы эш. Татарстан башка төбәкләрдән шуның белән аерылып тора да инде. Барлык социаль проектларда актив катнашкан җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә матур эшләрнең нәтиҗәләрен күрсәтер өчен шулай җыелырга насыйп булсын», - дигән теләктә калды ул.

Республика башлыгы «Игелекле кешеләр даирәсе» (11 кеше), «Игелек юлы» (15 кеше) номинацияләрендә җиңгән эре һәм урта предприятиеләрне котлады.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Игелекле эш» номинациясендә җиңгән шәхси эшмәкәрләрне, кече бизнес эшкуарларын – барлыгы 14 кешене бүләкләде. «Хәерле көн, игелекле эшләр кылучы игелекле кешеләр дип мөрәҗәгать итәсем килә. Кайчандыр 10 ел элек туган бу идеянең бүген һәрберегезнең тормыш рәвешенә әверелде. Бүген без ниндидер проектларда катнашырга мәҗбүриләмибез, күпләр аны күңел кушуы буенча эшли. Алар Аллаһы Тәгаләдән бирелгән нык сәламәтлек, физик һәм матди куәтнең мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге булуын аңлый. Сез янәшәдәгеләрегезгә кыла торган игелек үзегезгә, гаиләгезгә әйләнеп кайтсын. Бәлки гомернең максаты, чыннан да, туып, уңышка ирешеп, якын кешегә ярәм итүдән гыйбарәттер», - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.

«Игелекле кеше» номинациясендә җиңгән 9 кешегә бүләкләрне ТРның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче иҗтимагый хәйрия фонды рәисе Владимир Вавилов тапшырды.

«Игелек бүләк итүчеләр» номинациясендә җиңгән затларны хәйрия фондларын, коммерцияле булмаган оешмаларны «Яңарыш» республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләде.

«Игелекле сүз» номинациясендә җиңү яулаганнарны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Әлеге номинациядә «Татмедиа» АҖ филиалы «Яшел Үзән» үзәге «Наш Зеленый Дол» газетасы, «Ватаным Татарстан» газетасы, «Сөембикә» журналы, Бөтенроссия ДТРК филиалы «Татарстан» ДТРК редакцияләре җиңүче булды.

Тантана музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов истәлегенә видеофильм күрсәтү белән тәмамланды.

сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7550
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5090
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1943
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3822
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату