Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналы абруй казана

«Сөембикә» журналы коллективы бүген Үзбәкстан Республикасының Казандагы вәкиллегеннән Рәхмәт хатын кабул итеп алды. «Үзбәкстан Республикасының традицияләрен һәм милли мәдәниятен таныту эшендә иҗади хезмәттәшлек өчен» диелгән генераль консул үз кулы белән тапшырган әлеге хатта. Ул безнең хезмәтебезгә югары бәя биреп, уртак эшчәнлекнең Россия-Үзбәкстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга да йогынты ясавын әйтеп китте. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә теләк белдерде.

Очрашуда шулай ук «Сөембикә» журналының җитәкче урынбасары Кашапова Рәмзия Әнвәр кызына да Үзбәкстан Республикасы вәкиллегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар