Логотип
Яңалыклар

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” XIX Бөтенроссия конкурсы уздырыла

2 апрельдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” XIX Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән оештыра, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Аларны төрле яшь категорияләренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр Кол Шәриф, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди, Сөембикә, Мөхлисә Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас зыялык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү конкурсның төп максаты булып тора.

Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин. Конкурс сораулары белән биредә танышырга була.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар