Татарстанның Бөгелмә районында журналист егет селфи ясаганда һәлак булган. Фаҗига бәйрәм көннәрендә – 10 майда килеп чыккан.
Татарстанның Бөгелмә районында журналист егет селфи ясаганда һәлак булган. Фаҗига бәйрәм көннәрендә – 10 майда килеп чыккан. Егет шәһәрнең иң биек ноктасына басып, селфи төшерергә уйлаган, ләкин тигезлекне саклап кала алмаган. Унбер көн комада ятканнан соң, кичә вафат булган. Сергей Голубев – Бөгелмә районында билгеле кеше, аның язмалары Бөгелмә район газетасында еш басылып торган. Журналистикадан тыш, ул «Юность» балалар спорт мәктәбендә шахмат дәресләре алып барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк