Яңалыклар
        Сайлауларга комачауларга теләүчеләр бар
        
        
            
        
                    
        
        
            Гыйльманов Рафаэль Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары, милиция начальнигы:
Безнең хезмәткәрләр 16 марттан бирле көчәйтелгән режимда эшли. Тәртипне бит сайлау участокларында гына түгел, ә күңел ачу чаралары узучы мәйданнарда да сакларга кирәк. 130 хезмәткәребез тәртип сакчылары җитешмәгән районнарга да озатылды. Бүгенге көндезге 12гә зур тәртип бозулар теркәлмәде. Алай да вак-төяк хәлләр булгалады. Мәсәлән, кичә сайлауларга бармаска өндәгән листовкалар тарату очрагы күзәтелде. Бүген дә Салмачи бистәсендәге 341 сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзасында мондый 13 листовка булуы ачыкланды. Иртәнге 9 тулып 53 минутта Казанның Чистай урамындагы 259-260 сайлау участокларында берәү 45 листовка белән тоткарланды. 
Кайбер участокларда күзәтүчеләрнең дә сайлау барышына комачаулык тудырган очраклары булды».
        
        
        
        
        
        
        
        Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
        
        
                    
                 
                
Комментарий юк