Логотип
Яңалыклар

Сайлауларда тәртип бозулар булган, ләкин алар җитди түгел

Сайлауларда вак-төяк төгәлсезлекләр күзәтелсә дә, җитди тәртип бозулар булмаган.

 

Әнә шулай дип белдерделәр «За «Чистые выборы» күзәтүчеләр корпусының Татарстан буенча төбәк координаторы Павел Соломонов белән «Корпус «За «Чистые выборы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча вәкиле Тимур Какохо.

Алар әйтүенчә, кайбер участокларда вак-төяк төгәлсезлекләр булган, тик аларның берсе дә җитди түгел. Сайлау участокларында закон бозулар турында алынган хәбәрләрнең бик күбесенең дөреслеккә бөтенләй дә туры килмәве ачыкланган. Әйтик, бер сайлау участогы иртәнге сигездә генә ачылды дип хәбәр иткәннәр. Ләкин бу хәбәрнең дөрес булмавы ачыкланган, участок иртәнге җидедән үк ачылып, сайлаучыларны инде кабул итәргә өлгергән дә.

Шулай ук бер участокта сайлаучылар исемлеге теркәлгән китапның таләп ителгәнчә тегелмәве һәм номерланмавы турында хәбәр килгән. Дөрестән дә, хәбәрнең ңөреслеге расланган, сайлаучылар исемлеге теркәлгән китап тиз арада тиешле кимәлгә китерелгән. Күпчелек хәбәрләр урналарның пломбаланмавы турында булган. Аларның барысы да шунда ук тикшерелеп, тиешле чаралар күрелгән.

«Татарстанда сайлаулар гадел һәм чиста узды, дип әйтә алабыз», – диде егетләр.

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар