Логотип
Яңалыклар

Сайлаулар тәмам, нәтиҗәләрне көтәбез

Кичке алтыга Татарстанда 1 миллион 708 мең 569 кеше тавыш биргән.

«Бүгенге сайлаулар тәмам, инде тавышларны санап, нәтиҗәләрне чыгарганны көтәбез», – дип белдерде Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе председателе Мидхәт Шәһиәхмәтов.

«Кичке алтыга республика халкының 58,10 проценты сайлауларда катнашты. Бу – 1 миллион 708 мең 569 кеше дигән сүз. Кичке сигездә барлык сайлау участоклары ябылды, инде нәтиҗәләрне көтәбез», – диде ул.

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар