Сайлаулар барышында Татарстанда җәмәгать тәртибе бозылмады – Рафаил Гыйльманов

Бүген сайлаулар уздыру барышында Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибе бозылмады. Барысы да план буенча бара.
Бу хакта бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, сайлаулар белән бәйле рәвештә, 12 сентябрь көнне 18.00дән башлап барлык сайлау участоклары тәүлек әйләнәсенә сак астына алынган. Бу максатларда эчке эшләр органнарының 1660 хезмәткәре, хосусый сак оешмаларының 410 вәкиле, үзирекле халык дружиналарының 241 әгъзасы җәлеп ителгән.

Аңа кадәр бу участоклар һәм алар янындагы территорияләр этләр һәм техник чаралар ярдәмендә тикшерелгән.

“Практик ярдәм күрсәтү максатыннан, җыелма отрядлар булдырылды. Алар составына 200ләп хокук сакчысы керде. Әлеге отрядлар эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең шәхси составы җитәрлек санда булмаган районнарга җибәрелде. Алар арасында Спас, Әлки, Теләче, Әтнә, Кама Тамагы, Аксубай районнары бар”, – дип сөйләде Рафаил Гыйльманов.

Бүген җәмәгать тәртибен саклауга һәм тәэмин итүгә эчке эшләр органнарының 3982 хезмәткәр, Казан юридик институтыннан 150 тыңлаучы, хосусый сак оешмаларыннан 688 хезмәткәр, Үзирекле халык дружиналарының 849 әгъзасы, “Форпост”ның 95 хезмәткәре җәлеп ителгән. Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, тәртип саклау һәм сайлау комиссиясенең нәтиҗәле эшенә ярдәм итү йөзеннән махсус булдырылган оператив штаб эшли. Тавышлар саналып, протоколлар төзелгәннән соң, полиция хезмәткәрләре барлык документларны территориаль сайлау комиссияләренә озата барачак.

“Без эшебезне уйланылган план буенча эшлибез. Әлегә җитди гадәттән тыш очраклары күзәтелмәде. Җәмәгать тәртибен саклау лаеклы дәрәҗәдә узар дип уйлыйм”, - диде ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113517/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6130
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3832
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3756
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2708
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату