Сайлауга баручыга – ташламалы беләзек

Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә башкала мэры "Думада Татарстан тавышы ачык яңгырарга тиеш!" дигән сүзләрне яңгыратты. Ул барлык шәһәрлеләрне 18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайларга чакырып калды.


Мэр фикеренчә, сайлаулар бөтенхалык тавыш бирүе булырга тиеш.

- Бу безнең өчен сәяси яктан өлгергәнлекне, бердәмлегебезне сыный торган имтихан булачак. Без Татарстан республикасы шәһәрләре арасында гына түгел, ә Россия субъектлары арасында да сайлауларны оештыру һәм тавыш бирүчеләр саны буенча алдынгы рәтләрдә булырга тиешбез, – ди Илсур Метшин.

18 сентябрьдә тавыш бирүдә катнашу – Татарстандагы тормышны яхшырту өчен тырышкан Президентыбызга теләктәшлек күрсәтү дә әле.


- Хәзер бар җирдә Татарстан яхшы үрнәктә.  Бу – зур хезмәт. Россия законнарын чыгара торган органда Татарстан вәкилләренең тавышы ныклы яңгырарга тиеш. Моның өчен безгә һәрвакыт актив булган депутатлар кирәк, – ди мэр.

Сайлау көнне – бәйрәм

Казан Мэриясе күркәм гадәтне дәвам итеп, быел да сайлаулар көнендә бәйрәм оештыра. “Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!” проекты дәвамында 18 сентябрьдә тавыш биргән һәркем “Мин тавыш бирдем!” дигән беләзек алачак. Беләзек ул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү, музейларга, динозаврлар паркына бушлай керү, “Казан Арена” стадионы мәйданында узачак бәйрәм программасын карау мөмкинлеге бирә.

Сайлау көнендә төп бәйрәм чаралары 11.00дә башлана. “Казан Арена” стадионы территориясендә төрле мәйданчыклар оештырыла. Биредә ГТО нормаларын тапшыру, бию мастер-классларында катнашу, “Культурный сдвиг” урам театры чыгышын карау, Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашу мөмкинлеге тудырылачак.

Кичке сәгать 4тә зур концерт программасы башлана. Биредә Татарстанның иҗат коллективлары чыгышы оештырыла. Бәйрәмгә Сергей Лазарев белән Игорь Николаев та чакырылган.

Эшмәкәрләрдән – ташлама

Әйтергә кирәк, “Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!” марафонына республика эшмәкәрләре дә кушылган. “Мин тавыш бирдем” беләзеге кибетләрдә, ягулык станцияләрендә, кинотеатрларда төрле бонус һәм ташламаларга ия булу мөмкинлеген тудыра. Бу идеяне бизнес вәкилләре үзләре тәкъдим иткән. Хәзергә акциягә 30 оешма кушылган, бу сан көннән-көн үсә бара.

- Шулай итеп, без татарстанлыларны сайлауларда катнашырга өндәргә, 18 сентябрьдә бәйрәм рухын тудырырга телибез. Шунысын да искәртәм: әлеге акциягә кече һәм урта бизнес вәкилләре дә кушылырга мөмкин, аларның нинди төр бизнес алып барулары мөһим түгел. Бөтен эшмәкәрләрнең дә катнашу мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин.



Ташламалар турында www.vibiray.tatar сайтында тулырак белешеп була. Шунысын да аңлатып үтик: “Мин тавыш бирдем” беләзегенә ия булган, тавыш бирү участогында сэлфи ясаган һәм #япроголосвал #минтавышбирдем хэштеглары белән бу фотоны социаль челтәргә куйган казанлылар гына ташламаларга ия булачак.

чыганак - http://intertat.ru/tt/society-tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5983
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7258
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2647
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3174
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4080
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату