Логотип
Яңалыклар

Сайлауда катнаш һәм айфонга ия бул!

Быелгы сайлауда катнашкан, хәер, катнашмаганы да кыйммәтле бүләкләр иясе була ала.  Моның өчен сайлау участокларына куелган махсус  баннер фонында фотога төшеп, конкурста катнашырга гына кирәк. Фотомарафон 16 номинация уза һәм анда теләсә кем катнаша ала. Сайлаучы булу мәҗбүри түгел, гаилә белән дә төшәргә мөмкин. Бала кеше дә катнаша ала.

Фотоны социаль челтәрләргә элеп, астына ике хештэг (аның берсе #айданавыборы, икенчесе үзегезнең шәһәр яки район, яки авылыгыз хештэгы булырга тиеш) куярга һәм мөмкин кадәр күбрәк тавыш җыярга кирәк. Тагын бер мөһим әйбер: аккаунтлар ачык булырга тиеш.

Номинацияләр түбәндәгеләр:
«Семья избирателей»; · «Дружные избиратели»; · «Лучшее селфи»; · «Стильные выборы»; · «Креативное фото»; · «Самый улыбчивый избиратель»; · «Будущий избиратель»; · «Мои года – мое богатство»; · «Самый известный избиратель»; · «Избиратель-студент»; · «Избиратель 2018»; · «Активный волонтер»; · «Избиратель Альметьевска»; · «Избиратель Нижнекамска»; · «Избиратель Казани»; · «Избиратель Набережных Челнов»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар