Логотип
Яңалыклар

Сайланачак Президент барлык кандидантларның программаларын өйрәнергә тиеш - Хафиз Миргалимов

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Президенты вазифасына кандидат, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов катнашында брифинг уздырылды.
Ул бүгенге сайлауларның Россиядә финанс икътисади кризис шартларында уздырылуына игътибар юнәлтеп, КПРФ партиясе тарафыннан Татарстанның 42 муниципаль берәмлекләрендә сайлаучылар белән очрашулар уздырылуын әйтеп узды.

“ТР Президент сайлаулары – безнең өчен яңалык түгел. Без 2004 елдагы сайлау кампаниясендә катнаштык. Гомумән алганда, Татарстанда сайлаулар гадәттәгечә, бер типтарак уза”, – диде ул.

Сайланачак Президент барлык кандидантларның программаларын өйрәнергә тиеш, дип саный Хафиз Миргалимов.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә бер-бер артлы үткәрелә торган брифингларны туры трансляциядә биредә карап була. http://ati-times.tatar-inform.ru/tv/

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113534/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар