Сайла һәм бушлай концертка бар
Сайлауга бардыңмы? Бүген республикада бердәм сайлау көне. Бүген иртәнге сәгать җидедән республикада 2811 сайлау участоклары эшли башлады. Республика Дәүләт Советына депутатлар сайлавына 7 партия үз кандидатларын күрсәткән. Барлыгы 430 кандидат теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган беренче матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Дәүләт Советына 100 депутат сайлана. Аларның яртысы бердәм округтан, яртысы бер мандатлы округлардан. Республикада бүген 41 районда җирле үзидарәләргә дә 198 депутат та сайлыйлар. Сайлауларда «Мобиль сайлаучы» кушымтасы механизмы да эшли. Аннан 32 мең сайлаучы кулланган. «Бу әлеге механизмның уңайлы булуын күрсәтә», – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул шулай ук республиканың сайлау участокларында 18 мең күзәтүче эшләгәнен әйтте. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы белдерүенчә, сайлауларны уздыру өчен барлык шартлар да булдырылган. «Көн җылы, рәхәт, бердәм сайлау көне дә бик тыныч узар», – дип ышанычын белдерде рәис. Казанда сайлау уңаеннан «Казан Арена» стадионы янында зур концерт оештырыла. Анда Татарстан һәм Россиянең танылган эстрада йолдызлары – Гүзәл Уразова, «Волга-Волга», Дана Соколова, «Ночные снайперы», Диана Арбенина, «Любэ» төркемнәре чыгыш ясый. Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да бәйрәм концертлары узачагы хакында әйтте. Татарстан Республикасы Бердәм мәгълүмат үзәге бүген көне буе эшләячәк. Анда 151 журналист теркәлгән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
27 сентябрь 2023 - 19:55Без имениЖылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсынҖиңги
-
27 сентябрь 2023 - 16:52Без имениЙөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.