Логотип
Яңалыклар

«Шәхесләр» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Печищи авылындагы Янка Купала музеенда Татарстанның күренекле шәхесләренә һәм аларның тарихка, мәдәнияткә, сәясәткә, мәгарифкә һәм сәнгатькә керткән өлешенә багышланган күргәзмә ачыла.



Хронологик тәртиптә экспозиция Татарстан казанышлары һәм җиңүләре чорын – Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сара Садыйковалардан алып Минтимер Шәймиев, Туфан Миңнуллин һәм татар халкының башка күренекле затларына кадәр күрсәтәчәк.

Күргәзмәдә QR-кодлар аша кереп, күренекле шәхесләрнең биографияләре һәм портретлары турында күбрәк белергә мөмкинлек булачак, ә уникаль видеоматериаллар үткән чор атмосферасын тасвирлаячак. Фотосурәтләр, архив материаллары һәм цитаталар Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынган төп әйберләр белән тулыландырылган мәгълүмат стендлары форматында тәкъдим ителде.
«Шәхесләр. Личности» күргәзмәсе Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан булдырылган һәм Печищи авылындагы белорус әдәбияты классигы Янка Купала музеена бүләк итеп тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар