Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары Казанда күргәзмә оештыра

22 июньдә, 15.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Казан” милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.



Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Валиуллин Ренат Нәкыйф улы әйтүенчә, Санкт-Петербургта татар галимнәре, рәссамнары, скульпторлары бик актив эшли. Соңгы елларда мәдәни багланышлар тагын да ныгыды. Мәсәлән, Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында драматург Туфан Миңнуллинга һәйкәлне Санкт-Петербург скульпторы Венера Абдуллина иҗат итте. Шулай ук Татарстан һәм Санкт-Петербург җырчылары катнашында концертлар, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларының гастрольләре, Казанда Эрмитажның күргәзмәләре оештырылды.

“Күргәзмә идеясен күптән планлаштырып йөри идек инде. Петербургта татар рәссамнары шактый күп, без шуларның бишесен алып килмәкче булабыз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның җитәкчесе Ринат Закиров тырышлыгы белән бу күргәзмә милли-мәдәни үзәктә узачак. Бу эштә без – Даими вәкиллек тә турыдан-туры катнаштык. Безнең өчен бик мәртәбәле чара булачак, чөнки аерым рәссамнарның Казанда күргәзмәләре булганы бар, әмма коллектив күргәзмә беренче тапкыр уза”, - диде Ренат Вәлиуллин.
Күргәзмәдә Рәшит Гыйләҗев, Елена Сайтбагина, Сания Бәхтиярова, Илдус Вахитов һәм Рәшит Әдһәмовлар иҗат иткән картиналар куелачак. Тамашачыларга һәр рәссамның унышар әсәре - барлыгы 50 әсәр тәкъдим ителәчәк. Әсәрләрнең тематикасы төрле - пейзаж, портретлар, шактый өлеше татар халкына багышланган. 
“Нәкъ менә татар факторын алга кую максатыннан, шушы ук эшне Питерда уздырырга телибез. Киләчәктә шушы биш татар рәссамының әсәрләреннән Петербургның абруйлы залларының берсендә күргәзмә оештырачакбыз. Билгеле, беренче чиратта татар тематикасын иң алдынгы урынга чыгарырга телибез”, - диде Ренат Вәлиуллин.

(Фотода Елена Сайтбагина картиналары)

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5176
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4898
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2663
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3745
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6290
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек