Логотип
Яңалыклар

​Санкт-Петербургта II «Бигиев укулары» уздырыла

Быел укулар «XXI гасырда мөселман фикере: традицияләр һәм яңарыш бердәмлеге» темасына үткәрелә.

17-20 май көннәрендә Санкт-Петербургта «Бигиев укулары» дип исемләнгән II халыкара фәнни-белем бирү конференциясе уздырыла. Быел ул «XXI гасырда мөселман фикере: традицияләр һәм яңарыш бердәмлеге» темасына үткәрелә. Конференция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә Халыкара мөселман форумы матбугат үзәге.

Конференциядә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Мөселман галимнәре халыкара берлеге генераль сәркатибе, галим шәех Али Мөхеддин әл-Карадаги, «Дәүләт эрмитажы» музее директоры, профессор Михаил Пиотровский, Европаның эре мөселман берлекләре башлыклары һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Конференция Халыкара мөселман форумы яклавында Россиянең динара советы катнашында уздырыла. II «Бигиев укулары» 18 май көнне иртәнге 9да «Эрмитаж» дәүләт музееның рәсми кунакханәсендә ачыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/13/109292/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар