ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2024 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 1082 номерлы карар буенча 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республикабыз территориясендә пиротехник эшләнмәләрдән файдалану буенча чикләү чаралары каралган янгынга каршы махсус режим кертелде.
Кабул ителгән карар буенча сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метрдан якынрак һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар чикләреннән 30 метрдан да якынрак пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Пиротехник эшләнмәләрне махсуслаштырылган кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Сатучыдан сертификат күчермәсен сорап алыгыз. Пиротехник эшләнмәләрдә җитештерүченең адресы яки телефоны, яки күпләп сатучының адреслары, яки телефоны күрсәтелергә тиеш. Фейерверклар сатып алганда яраклылык чорына, шулай ук эксплуатацияләү буенча инструкция булуга, төргәкнең бөтенлегенә игътибар итегез. Базарлардан яки танышлардан фейерверклар сатып алырга киңәш ителми. Аларны кесәдә, автомобильдә, балалар ала алырлык урыннарда да сакламагыз.
Елның салкын вакытында фейерверкларны җылытыла торган бинада саклау яхшырак, температура үзгәрү аркасында, алар дымланырга мөмкин.
Пиротехник эшләнмәләр кулланганда тигез мәйданчык сайларга кирәк. Шулай ук салютны җибәрер алдыннан, бераз кар белән капларга һәм аннан ераккарак китәргә киңәш ителә. Гомумән, инструкцияне яхшылап өйрәнегез.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш:
– пиротехник эшләнмәләрне биналарда һәм корылмаларда, аларның чыгып торган өлешләрендә, шул исәптән, түбәләрдә (өслекләрдә), балконнарда, лоджияларда;
– шартлату һәм янгын куркынычы янаган объект территорияләрендә, тимер юлларны, нефть үткәргечләрне, газүткәргечләрне һәм югары вольтлы электр тапшыру линияләрен аерып алу полосаларында;
– алардан файдаланганда иминлекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми торган һава шартларында;
– пиротехник эшләнмә җитештерүче билгеләгән яшь чикләвен узмаган затларга файдаланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк