Салават Миңнеханов: Артистларыбызга җылы киенеп йөрергә киңәш иттек

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дуэты башка артистлардан оригиналь булуы, һәр чыгыштан зур шоу ясавы, һәрвакыт яңалыкка омтылуы белән аерылып тора. Иҗади гаилә быелгы "Син һәм мин" исемле концерт программасында тамашачыны ничек шаккатырырга җыена икән?
– Быелгы программаның төп яңалыгы шул: концертта тулысынча җанлы музыка яңгыраячак. Узган елгы "Телепортация"дә сәхнәдә үзебез генә басып торсак (тамаша компьютер графикасына нигезләнде), монысында сәхнәдә берьюлы 15 кеше булачак. Әлбәттә, быелгы концерт катлаулырак та, җаваплырак та. Төрле шәһәр-районнарда гастрольләребез көтелә, шуңа да безнең алда составны тулы килеш саклау бурычы тора. Музыкант һәм биючеләргә һич кенә дә авырмаска, җылы киенеп йөрергә киңәш иттек, - дип сөйләде Салават Миңнеханов.
– Салаватка кияүгә чыкканчы ук, ул миңа иҗат итәргә, сәхнәгә күтәрелергә ярдәм итте. Быел аның белән гаилә коруыбызга өч ел тулды һәм менә инде өченче ел рәттән без уртак концертыбызны тәкъдим итәбез. Тәүге программабыз "Парлы шоу" дип аталган иде. Ә быелгы концертны инструменталь ансамбль белән оештырырга насыйп булды. Бу – минем идея, хыялымның тормышка ашуына сөенеп туя алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, кайсы артист белән аралашма, һәркайсы инструменталь төркем белән концерт куярга тели, әмма бу зур чыгымнар таләп итә. Шулай да озак кына уйлаганнан соң тәвәкәлләргә булдык, – ди Гүзәлем.
Ноябрь башында беренче концерт – Мөслимдә , аннан соң Сарман, Азнакай, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Нурлат, Әлмәт, Лениногорск, Олы Әтнә, Арча, Балтачта көтелә.
сылтама: http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.