Салават Фәтхетдинов «Сөембикә» журналын сайлый

Сез дә кушылыгыз! #Подпишиблизких #Подпиширодителей
Урамда гына түгел, республикабызның иң күп матбугат чарасын берләштергән «ТАТМЕДИА» медиаширкәтендә дә кызу чор. Газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли бит. Яраткан басмаларны алга таба да даими укып бару мөмкинлегенә ия булу өчен нибары берничә атна калып бара. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция үсеш ала.
Республикабызның танылган кешеләре: министрлар, депутатлар, телевидение «йолдызлары» әти-әниләрен, туганнарын вакытлы матбугат чараларына яздырып, эстафета таягын башкаларга күчерә. Шул рәвешле алар газета-журналларга язылу кампаниясен хуплый.
Акциягә башлангычны «ТАТМЕДИА» ширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьмин бирде. Шуннан соң әлеге кызыклы акциягә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды.
Гадел Вафин Instagram челтәрендәге битендә болай дип яза: «Акцияне хуплап, туганнарымны шәһәр басмаларына яздырдым. Эстафетаны Премьер-министр урынбасары, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка тапшырам». Фотолардан күренгәнчә, министр «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарын һәм «Салават күпере» журналын сайлаган.
Министрлар арасында акциягә кушылучылар исәбендә шулай ук Татарстан Спорт һәм яшьләр министры Владимир Леонов та бар. Ул үз үрнәгендә әлеге башлангычка кушылырга Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны чакырган.
«Эфир» телекомпаниясе йолдызлары – һава торышы турында һәрдаим хәбәрдар булып торырга ярдәм итүчеләр Анастасия һәм Константин Куранов та «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оештырган акциягә битараф калмаган. Республикабызның данлыклы кешеләре белән таныштырып торучы алып баручы «Казан» журналын сайласа, һәрчак энергиясе ташып торган Анастасия исә «Казанские ведомости» газетасына язылган.айн
Халыкның яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов исә игелекле гамәл кылып, республика газета һәм журналларын балалар йортларына яздырткан. Сүз уңаеннан, киләсе яртыеллыкта «Сөембикә» журналы Салават абыйның өенә дә киләчәк. Безне дә сайлаганы өчен рәхмәт аңа!
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18 июньдә тәмамлана. Күп кеше, элеккедән килгән гадәт буенча, почтальонны көтеп газета-журналларга язылуны иң соңгы көнгә калдыра. Ә бит хәзер яраткан басмага электрон рәвештә дә язылырга мөмкин. Моның өчен «Почта России» сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк (Безнең журналга исә сайтыбызда да языла аласыз. Баш биттә «Онлайн-язылу» сылтама буенча узырга гына кирәк). Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә уңайлырак.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.