Логотип
Яңалыклар

Сайлау участокларында күзәтүчеләр барын күрү – сайлаулар гадел узуга төп дәлил

Бүген республикада Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

Шул уңайдан Сайлаулар барышын күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары Асафов Александр Николаевич сайлау барышында иҗтимагый күзәтүчеләрнең эше  турында бердәм матбугат үзәгендә журналистларга  менә нәрсәләр сөйләде. 

– Без бүген Мәскәүдә барган сайлауларны гына түгел, бөтен илне күзәтеп торабыз, шул исәптән, Татарстанны да. Иҗтимагый күзәтүчеләр эше күп регионнарда җайга салынган, шулай ук Татарстанда да. Сезнең республикада  иҗтимагый күзәтүләрнең бөтен форматлары да эшли. Бүген сайлауларны алдан әзерлек үткән 16 мең күзәтүче күзәтә. Барлык участокларда да видеокүзәтү, видеотеркәү оештырылган.
Татарстанда март аенда Президент сайлаулары югары дәрәҗәдә узды. Татарстанда бу юлы сайлау бер көн дәвамында гына бара, республикада бүген һава торышы бик әйбәт: халык шәһәрдән читтә, бакчаларда да булырга мөмкин. Бу факторлар сайлаучыларның активлыгына күпмедер тәэсир итми калмас, әлбәттә. 


Әмма Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълуматларына караганда, Татарстанда сайлаучылар шактый актив. Чөнки сайлау белән беррәттән, бүген иҗтимагый чаралар – концертлар, ярминкәләр дә оештырылган. Халыкны җәлеп итү өчен башка төрле форматлар да кулланыла. Мәсәлән, «Бөтен гаилә белән сайлауларга» телемарафоны. 
Күреп торабыз, халыкның да сайлауга мөнәсәбәте башка. Алар сайлауларга  җаваплы карыйлар. Сайлау участокларында ниндидер ыгы-зы, тавыш чыгару кебек очраклар күзәтелми. 

Бүген бөтен төбәкләрдәге кебек Татарстанда да сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга булган мөнәсәбәтне дә халык күрә, шуңа күрә сайлауда катнашуны үзенең бурычы саный. 


Әйткәнемчә, Татарстанда сайлауларны 16 мең күзәтүче күзәтә. Аларның 4084 е – кандидатлардан, 10620 е – сәяси партияләрдән, 2750 күзәтүче Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасыннан.

Сайлаучы сайлау участокларында күзәтүчеләр барын күрә икән, бу аның өчен сайлаулар гадел узуга төп дәлил булып тора. 
 

Фото: ТИ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар