Казанда «Урам» экстрим-паркында сайлаулар турында уникаль мәгълүмати үзәк ачылды.
«Сайлау ноктасы»ның Казанның актив яшьләре җыелган урын – «Урам» паркында нәкъ менә Яшьләр көнендә ачылуы юкка түгел. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстандагы 3 миллион тавыш бирүченең өчтән бере – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Ә 40 меңе быел беренче тапкыр тавыш бирә. «Бу саллы тавыш һәм ул уйланылып эшләнсен иде», – ди сайлау комиссиясе рәисе.
Мәгълүмати үзәк тә шуның өчен оештырылган. Казансу яр буенда йөрүчеләр, паркка килүчеләр рәсми булмаган шушы мәйданга кереп, сайлауда катнашу, сайлау системасы вәкилләре һәм экспертлардан үзенә кирәкле мәгълүматны туплый ала. «Бу үзәктә төп темалар, бигрәктә Татарстан республикасы Рәисе сайлаулары буенча һәркемгә аңлаешлы һәм комфорт шартларда фикерләшергә мөмкин. Ул шәһәр ритмы белән яшәүче һәркем өчен ачык гәвам», – дип белдерде үзәк ачу тантанасында «ТР шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина.
«Сайлау ноктасы» – яшьләр белән үз-иш булып сөйләшергә мөмкинлек, шулай ук сайлауларда катнашу культурасын формалаштыруда ярдәм итүче», – диде яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
Мәгълүмати үзәк җәй буе эшләячәк. Анда экспертлар белән ачык консультацияләр, музыкаль чыгышлар, интерактив форматлар һәм гаилә чаралары үткәрү каралган. Шулай ук җомга саен ачык һавада кино да күрсәтәчәкләр.
14 сентябрьдә Татарстанда республика Рәисе сайлаулары уза. Шулай ук Дәүләт Советына Мәләкәс бер мандатлы сайлау округыннан өстәмә сайлаулар һәм җирле депутатлар сайлау буенча 7,5 мең муниципаль компанияләр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк