Логотип
Яңалыклар

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасы – Казанда

Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр лауреатларын бүләкләү, шулай ук С. Сөләйманова исемендәге стипендияләр сертификатларын тапшыру тантанасы беренче тапкыр узды.

Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр лауреатларын бүләкләү, шулай ук С. Сөләйманова исемендәге стипендияләр сертификатларын тапшыру тантанасы беренче тапкыр узды.

Бу мәртәбәле бүләк һәм талантлы яшь иҗатчылар – студентлар өчен С. Сөләйманова исемендәге стипендияләр 2006 елда Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган иде. Моңа кадәр бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәрендә матур итеп үткәрелеп килде.

Тантананы үткәрү урынын Казанга күчерү 2023 елның Татарстан өчен дә, «Татнефть» компаниясе өчен дә зур юбилейлар елы булу белән бәйле. Быел Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга – 80 ел, дөньядагы иң эре нефть ятмаларының берсе булган Ромашкино ятмасыннан нефть фонтаны бәреп чыгуга 75 ел тулды. Бу тантана әнә шул бәйрәм программасы кысаларында узды.

Тантана башланганчы 2 нче каттагы фойеда активлык зоналары – фотога төшү урыны, шагыйрьләр өчен «ирекле микрофон» булдырылган иде. Быелгы тагын бер яңалык: хәзер премияләр ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр биреләчәк, аларның акчалата кыйммәте дә шактый артачак.

Төп премияләрнең (3 премия) күләме – һәркайсы 150 мең сум.
Бүләкләү премияләренең (3 премия) күләме – һәркайсы 75 мең сум.
Шулай ук иҗатта үзләрен күрсәткән 10 студентка бер тапкыр бирелә торган 60 ар мең сумлык С. Сөләйманова исемендәге стипендия тапшырыла.

2023 елда С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия ЛАУРЕАТЛАРЫ дип түбәндәгеләр танылды:
КӘРИМОВА Алия Каюм кызы (Мәскәү) – татар теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән «Птица сердца» шигырьләр җыентыгы («Яз» нәшрияты, 2022) өчен;
ШӘРАПОВА Йолдыз Әдип кызы (Казан) – балалар өчен язылган «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2018) өчен;
ӘХМӘТШИНА Минзифа Хәйретдин кызы (Әлмәт) – «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы («Рухият» нәшрияты, 2019) өчен.

С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия кысаларында КЫЗЫКСЫНДЫРУ БҮЛӘКЛӘРЕ түбәндәгеләргә бирелде:
Гөлнур Хәлил кызы АЙЗАТУЛЛОВАга (Гөлнур АЙЗАТ) (Буа) – «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы (Идел-Пресс, 2022) өчен;
Илдус Гали улы ДИНДАРОВка (Нурлат) – «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2020) өчен;
Ольга Викторовна ОВЧИННИКОВАга (Казан) – балалар өчен «Зеленый ёж» дип аталган шигырьләр һәм әкиятләр җыентыгы («Плутон» нәшрияты, 2022) өчен.

СТИПЕНДИАТЛАР
Быел С. Сөләйманова исемендәге стипендия алучылар арасында А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче кызы Руфия МОРТАЗИНА һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир ГАЗИЗОВ та бар.

Әлеге стипендиягә шулай ук түбәндәге студентлар ия булды:
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә ЗАКИРОВА һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА;
Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина МОРОЗ һәм Екатерина МЕРШИНА;
Түбән Кама педагогика көллиятеннән Виктория ОБРУЧНИКОВА;
Әлмәт политехникумыннан Полина ВАЛОВА;
Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә ГЫЙМАДИЕВА;
Чаллы дәүләт педагогика университетыннан Полина ЯКОВЛЕВА.

Премияләрне «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм МӨХӘММӘДИЕВ һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил ЗӘЙДУЛЛИН тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат ӘХМӘТОВ һәркем күңеленә үтәрлек итеп чыгыш ясады.

Бәйрәмне Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА һәм Динар ХӨСНЕТДИНОВ алып барды..

«Юллар, уйлар» музыкаль-шигъри композициясендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Ильяс КАМАЛ җитәкчелегендәге камера оркестры, Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры һәм Александринский театры (Санкт-Петербург) балеты артистлары катнашты.

Кичә барышында С.Сөләйманова шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Айгөл Бариева, Алмаз Хөсәенов, Резеда Галимова, Рөстәм Насыйбуллин башкарды. 

Чара барышында беренче тапкыр Саҗидә Сөләйманова китапларының тулы комплекты, шулай ук аның белән бәйле кайбер артефактлар күрсәтелде.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар