Яңалыклар
Сабаның 24 алдынгы терлекчесе «Сөембикә»гә язылу белән бүләкләнде
Бүген Саба районының Сабантуй мәйданында узган терлекчеләр слетында 100 дән артык авыл хуҗалыгы алдынгысы хөрмәтләнде. Аларны район хакимияте башлыгы рәисе Рәис Миңнеханов һәм Казанның төрле оешмаларыннан килгән мәртәбәле кунаклар зурлады һәм бүләкләде. Быел гомер бәйрәмнәрен дә билгеләп узучы сыер савучыларыбыз исә журналыбызга язылу кебек кадерле бүләккә дә лаек булды. Бу бүләкне аларга баш мөхәрриребез Ләйсән Юнысова үзе тапшырды.
Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы Габделфәт Сафин җырлары белән үрелеп барды. Аннан ул уңганлыкны башка төр ярышларда исбатлауга күчте: сыер саву аппаратын тизлеккә җыю, кул көрәштерү, мини-футболда көч сынашу... Терлекчеләр Сабантуе бүләкләргә бай иде. Мәсәлән, тупны иң оста йөгерткән ханымнарыбызга – кәҗә, икенче урынны яулаган командага – күркә, ә өченче урын өчен һәркемгә әтәч бирелде.
«Туй үпкәсез булмаса да, мондый бәйрәмнәр кешегә кирәк, шуңа күрә аларны ничек тә үткәрү җаен табарга тырышабыз, – диде Рәис Нургали улы хезмәт алдынгыларын мәйдан түренә чыгарып, алкышларга күмгәннән соң. – Алар бездә бер-бер артлы узып тора: Сабантуен да уздырдык, алда әле Уңыш бәйрәме... Уңган кешеләребез булганда бәйрәмнәр дә гөрләп тора».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк