Логотип
Яңалыклар

​Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» компаниясенең Директорлар советын җитәкләде

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында  Казандагы «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының узган ел нәтиҗәләренә багышланган  җыелышы узды.

Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады.

2014 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне дәвам итте. Россиягә карата санкцияләр һәм рубль девальвациясе шартларында чит илдән кертелә торган товарларны алмаштыру сәясәте үз нәтиҗәсен күрсәтте, дип саный Р. Яруллин.

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры, «Татнефть» этан белән «Казаньоргсинтез»ны  тәэмин итү планын 14 процентка арттырып үти алган, бу соңгысы өчен зур ярдәм булуын аеруча билгеләп үтте.

2014 елда кече бизнесның полимерны куллану күләме шактый төшүе борчуга сала, дип билгеләп үтте Яруллин.

Докладчы 2015 елга бурычлар буларак автосәнәгать, төзелеш һәм юл хуҗалыгында полимер продукциясен куллануны стимуллаштыруны атады. Нефть чыгаруда перспективалы технологияләр кертү һәм үстерү, урта һәм кече тонналы химия производстволары булдыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

Җыелышта 26 кешедән торган яңа Директорлар советы сайланды. Анда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр, республиканың әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре һ.б. керде.

Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг»Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Рафинат Яруллин янә «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры итеп расланды.

Бүген яңартылган Директорлар советы инновацион тәкъдимнәрне карады.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/01/109985/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар