Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Хәләле белән бергә алар А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тавыш бирү процедурасыннан соң Рөстәм Миңнехановка «Мин тавыш бирдем!» дигән беләзек тапшырдылар, бүген аны Казанда сайлауларга килгән һәркем ала. Алар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан Арена»да узачак концертка бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның ярдәмендә кайбер кафе һәм АЗСларда ташламалар да алырга мөмкин.



Журналистлар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада сайлауларга килүчеләрнең югары күрсәткечен тәэмин итү өчен зур әзерлек эшләре башкарылганны билгеләп үтте. «Кешеләр үзләренең республика үсешенә катнашы барлыкны тоя. Өстәвенә, без Мәскәүдә эшләячәк һәм Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Анда Татарстан лаеклы тәкъдим ителер дип өметләнәм», - диде республика лидеры.



Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы «Пирамида» комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бедәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.

http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5983
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7258
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2647
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3174
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4081
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату