Рөстәм Миңнеханов: Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытачак

Төбәкара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә халыкара хезмәттәшлек бәрабәренә бик күп эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу Россия һәм Кытай арасында стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы чара, диде ул. «Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгати яктан алга киткән төбәге. Безнең республика Россиянең инвестицияләр җәлеп итү рейтингы буенча төбәкләр арасында беренче урында тора. Без Кытай компанияләре Россиядә эш алып бару өчен беренче мәйданчык итеп безнең республиканы сайлауларын телибез», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерү өчен мәдәният, мәгариф, фән, спорт, төзелеш һәм туризм өлкәләрендә яхшы потенциал бар. Аның фикеренчә, Казан – алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында 400гә якын Кытай студенты белем ала. Казан университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли.
«Без киләчәктә дә Кытай студентларын Казанның югары уку йортларына чакырабыз», - диде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим. Кытай Халыкара туристлык агентлыгы белән берлектә Казанга сәфәрләр өчен туристик маршрут эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туристлар агымы арту Казан белән Кытай шәһәрләре арасында турыдан-туры авиарейслар ачарга этәрер иде.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай партнёрларын киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәде.
Искәртеп узабыз: моңарчы Харбин конгресслар-күргәзмә үзәгендә Россия экспозициясен ачу тантанасы узган иде. Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыктылар. Татарстан стенды янында республиканың сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аерым алганда, Казан вертолёт заводының казанышлары һәм перспективалы проектлары күрсәтелде.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114490/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.