Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкта кертемнәре булган эшкуарларга ярдәм ителәчәген белдерде

"Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. “Бик күп физик затлар, бизнес вәкилләре, шул исәптән эре оешмалар да зыян күрде. Физик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә килгәндә, анда 55 миллиард сум хакында сүз бара. Бу мәсьәлә хәл ителгән, алар якланган”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук кече бизнес вәкилләренә ярдәм итү юллары булуын да билгеләп үтте.
“Кече бизнеска килгәндә — инструмент бар. Без бүген 1 миллиард сум күләмендәге ресурсларны юнәлдерәчәкбез һәм бүгеннән алып әлеге юнәлештә эшләячәкбез”, - диде Президент һәм эре бизнес вәкилләренә ярдәм иткәндә Татарстан Дәүләт гарантиясе фонды акчалары файдаланылачагын билгеләп үтте.
“Зыян күргән эшмәкәрләрнең проектларын икенче елга булган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасына кертәчәкбез. Барлык механизмнар да җәлеп ителеп, мөмкин булган кадәр барысын да эшләячәкбез. Үзәк банк белән эш алып барыла. Мондый карарларны тиз генә кабул ителмәве билгеле инде. Без биш банкны билгеләдек, аларны ресурслар белән ныгыттык”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук “Ак Барс” банкның вәкаләтле булуын һәм финанс ресурсларының җитәрлек икәнен искәртте.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.