Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсус режим игълан итте

Коронавирус таралуга каршы көрәш республика штабы Президент кушуы буенча, Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертте.

Коронавирус таралуга каршы көрәш республика штабы Президент кушуы буенча, Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. «Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», – дип белдерде бүген хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуы вакытында Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 


 

Махсус режим кертелгәннән соң, республикада кеше күп җыела торган чаралар саны кыскартыла. Халыкара спорт ярышлары да санитария-эпидемиологик хәл тотрыклыланганчы үткәрелмәчәк. Мәдәни чаралар үткәрү вакыты да кичектерелә. Спорт матчлары да тамашачыларсыз узачак. 

Республика хакимияте чит илләргә барудан тыелып торырга киңәш итә. «Бигрәк тә язгы каникул вакытында балаларны Россиядән читкә чыгармаска киңәш ителә», – диде Лилия Галимова. 

Температурасы булганнар, баш һәм күкрәк куышлыгы авыртканнарга кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук даими рәвештә кулларны юарга, бүлмәне җилләтергә, транспортта һәм кеше күп йөргән урыннарда медицина маскасы кияргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маскалар кайдан алырганы да эйтсэгез

    Хәзер укыйлар