Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа резиденциясен ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, "Галиевлар йорты" төбәк дәрәҗәсендә мәдәни мирас саналган бинадагы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа резиденциясен ачты. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм татар сәүдәгәрләре Галиевләрнеке булган. Биредә танылган галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Галиев балачагын уздырган.

2014 елда Татарстан Президенты карары белән Галиевләр йортында һәм Галиев мәчетендә торгызу эшләре башланды. Реконструкция вакытында бинаның тарихи йөзе кайтарылган, инженер челтәрләре тулысынча алыштырылган, территорияне төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Узган елның декабрендә Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар вакытында Галиев мәчете ачылды. Галиев йорты быелның июнь уртасында файдалануга тапшырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасының мәйданы 2 мең кв метр тәшкил итә. Яңа резиденция ике корпустан, заманча җиһазландырылган эш бүлмәләреннән һәм 130 урынга исәпләнгән зур конференция залыннан тора.

Рөстәм Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләрен яңа бинага күчүләре блән котлады һәм нәтиҗәле эш алып баруларын теләде.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар