Рөстәм Миңнеханов: Һәр гаилә үз каһарманнарын хәтерли!

Җиңү көне якынлашкан саен аларның йөрәкләре ешрак тибә башлый. Моннан нәкъ 71 ел элек кичергән хисләрне алар кабат күңелләрендә яңарта... Бүген Казанның иң мәһабәт биналарының берсе – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына орден-медальләрен чыңлатып биш йөздән артык каһарман аксакаллар җыелды.

Театр янында – урамда бәйрәм чаралары инде иртәдән үк башланып киткән иде.  Биредә волонтерлар, яшьләр оешмалары тарафыннан “Минем герой”, “Җиңү байрагы”, “Без тынычлык яклы”, “Ветеранга хат” акцияләре оештырылды. Һәр килгән кунак яшьләр тарафыннан кайнар алкышларга күмелеп, бәйрәм рухындагы җырлар астында бинага уза торды...

Илебез җитмеш беренче җылы, аяз күкле, чәчәкле язын каршылый. 9 май – илдә шатлык яшьләре аралаш бәйрәм итә торган изге көннәребезнең берсе. Бу бәйрәмне сабыйлардан алып чал чәчле ветераннарыбыз да, җигелеп тормыш алып баручы урта буын да бердәй  көтеп ала. Чөнки Бөек Җиңү көне – ата-бабаларыбызның намус яктысы, керсез иманы белән нурланган, күпсанлы корбаннарның өзелеп калган тормыш җыры белән бизәлгән. Җиңүне безгә бүләк иткән мәрхүм солдатлар да, аксакал ветераннар да, сугыш ятимнәре дә, тыл хезмәтчәннәре дә онытылмый – онытырга хакыбыз юк!

Республикабызның төрле районнарыннан бәйрәм концертына килгән аксакалларыбыз йөзләрендәге горурлык, күзләрендәге очкынны вакыт та тоныклый алмаган. Ветераннарыбызны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  башка рәсми затлар да килде.

– Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле һәм кадерле. Һәр гаилә үз геройларын хәтерли һәм ихтирам белән искә ала. Ил сакчыларының исемнәре мәңгегә кешелек хәтерендә уелып калачак. Буыннан-буынга алар телгә алыначак. 75 ел элек башланган канлы вакыйга – кешелек тарихында булган иң авыр сугышларның берсе. Татарстан халкы бу афәттә үзен сынатмады. 700 мең якташыбыз кулына корал алып илне сакларга килде. Аларның максаты  бер – киләчәк буынга тынычлык яулау иде. Татарстан халкы тылда да сынатмады, көнне төнгә ялгап җиңүне якынайтты... Халыкның батырлыгы һәм тырышлыгы аркасында афәтләрне җиңеп чыкты... – диде үз чыгышында илбашы. Шулай ук залга җыелган ветераннарны олуг бәйрәм белән котлады, аларга олы рәхмәтен җиткерде.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/57409-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanov%D2%BB%D3%99r-gail%D3%99-%D2%AFz-ka%D2%BBarmannaryin-h%D3%99terli.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5674
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2664
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4331
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2178
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1937
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек