Рөстәм Миңнеханов: "Без бердәм булырга тиеш!"

"Корстон" комплексында татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы бара. Аның беренче өлешен төшкә кадәр үткәрделәр.

Эш башланып китәр алдыннан, делегатлар һәм кунаклар "Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсен карый алды, хәләл продукция сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Чараның төштән соң булган өлешендә исә, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Делегатлар аны аягүрә басып сәламләде. Утырыш Коръән уку белән ачылып китте. Шуннан сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. "Форум быел 6 нчы тапкыр уздырыла. Монда мөселманнар гына түгел, безнең дусларыбыз да кунак буларак катнаша. Без монда дини мәсьәләләрне генә түгел, башка сорауларны да карыйбыз. Милләтнең киләчәге, телебез, яшьләребез хакында фикер алышабыз", - диде ул сүзен башлап. Форум дәвамында киләчәк өчен кирәкле документлар кабул ителәчәген искәртте. "Бер- береңне тыңлау - ул бик кирәк әйбер. Хәзерге заманда Ислам динен пычратырга теләүчеләр дә бик күп. Бердәм булып, без моңа каршы торырга тиеш. Исламга карата булган мөнәсәбәтне җитәкчеләр дә күрә", - диде Татарстан лидеры һәм, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, әлеге юнәлештә эш алып баручы стратегик төркем төзелүен, анда 28 ил вәкиле катнашуын һәм аның белән  үзе җитәкчелек итүен искәртте.

"Без бердәм булсак, фикерләребез дөрес булса, Президент та аларны кабул итәр. Без бу очракта илебезнең нигезе булып, шул форумда сөйләшкән фикерләрне "Россия - ислам дөньясы" стратегик төркеменең эшчәнлегендә файдаланырга тиеш булачакбыз", - диде Р. Миңнеханов. Сүзенең ахырында ул Казанга форумга җыйналучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ахырдан,  делегатларның кайберләре, Рөстәм Миңнеханов кулыннан ТР Президентының Рәхмәт хатларын кабул итеп алды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/13/110396/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»