Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында күп функцияле үзәкне ачты

Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.

Күп функцияле үзәк Шигали авыл җирлеге советыннан, мәдәният йортыннан, китапханәдән гыйбарәт. Урамда яшел чирәм түшәлгән спорт мәйданы ачылган. Нибары ярты ел эчендә сафка бастырылган үзәккә 17 млн сум акча сарыф ителгән. Эдуард Дияров питрәчлеләрне яңа үзәк ачылу белән тәбрикләде, яшьләрнең аңа ихтыяҗы зур булуын билгеләп үтте. «Соңгы 4 елда бу районда - 4 нче күп функцияле үзәк, соңгы 3 елда - 8 нче спорт мәйданы. Мондый шартлар булганда, яшьләр шәһәргә китмәячәк, ә, киресенчә, биредә төпләнеп калып, безгә программаларны тормышка ашырырга булышачак», - дигән ышанычын җиткерде район башлыгы.

«Бүген сезгә, күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан, шатлыгыгызны уртаклашырга килдек. Спорт мәйданы, шушы үзәк сезнең авылны тагын да күркәмрәк итәчәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. - Авыл - теләсә нинди дәүләтнең нигезе», - дип, ул авыл инфраструктурасын үстерүгә йөз тоткан 30 лап программа гамәлгә ашырылуы турында билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республикада күп функцияле 185  үзәк бар. «Мондый биналарны төзү дәвам иттереләчәк. Без халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш», - дип Рөстәм Миңнеханов спорт мәйданчыкларына да ихтыяҗ зур булуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда мондый корылмаларның саны 500 гә якын булачак. Рөстәм Миңнеханов үзәккә кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сумга сертификат бүләк итте.

Төзелеш өчен җавап биргән «Строитель плюс К» ҖЧҖ директоры Ленар Григорьев Иске Шигали күп функцияле үзәге мөдиренә символик ачкыч тапшырды. Аннан соң кунаклар үзәк эченә узды.

сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126029
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»