Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Париждагы террористик актлар сериясенә бәйле рәвештә, Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Морис Риперга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Бу – кешелексез җинаять, ул әрнү хисе һәм коточкыч тойгылар уята, аны барлык кешеләр дә тетрәнеп кабул итә. Мондый явыз хәлләргә каршы кешелек җәмгыятенең барлык гуманистик көчләрен туплап кына каршы торырга мөмкин. Без фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының хәсрәтен чын күңелдән уртаклашабыз, Франция халкы белән бергә кайгырабыз, аларга бу авыр көннәрендә күңел ныклыгы һәм сабырлык телибез.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов», - диелгән рәсми телеграмма текстында.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/14/115506/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк