Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы” төркеме утырышында катнаша

Бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты - “Россия – ислам дөньясы” төркеме чараларында катнашу, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Төркемнең рәисе буларак ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясаячак. Чара «Президент-отель» кунакханә комплексының конференция залында уза.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мадани белән очрашуы планлыштырылган.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/11/110350/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар