Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек Брнода Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

Республикабыз сәнгать осталары концерты Татарстанның Чехиядәге көннәре кысаларында узды


Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-центрум” сәхнәсендә чыгыш ясаганда әйтте.

Республикабыз сәнгать осталары концерты Чехиядә Татарстан көннәре кысаларында уздырылды.

Тамашачыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Брнода татарстанлылар якын дуслары янына киләләр, чөнки Татарстан белән Көньяк Моравия крае арасында дустанә иптәшлек мөнәсәбәтләре урнашты. Ышанам, сәүдә, туризм, мәгариф, мәдәният өлкәләрендәге багланышларыбыз Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка әлеге концертны һәм Татарстан Республикасы көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский тамашачыларны – Европа илләрендә яшәүче татар диаспораларын сәламләде. Ул шулай ук Көньяк Моравия краена һәм Татарстан Республикасына киләчәктә уңышлар теләде һәм бу төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр Россия белән Чехия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга китерер дигән өмет белдерде.

Көньяк Моравия крае Гейтманы белдергәнчә, бүгенге концерт – Татарстан мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен үзенә бертөрле чакыру гына түгел, ул Татарстанның үзендә булу, аны әйбәтрәк белү – Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә булу өчен дә чакыру.

Концерт башланыр алдыннан исә Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, әлеге ансамбльның хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов дуэты, сәхнә сәнгатенең һ.б. осталары чыгыш ясады.

“Соно-центрум”га кергән урында Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов анда йөргәндә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка Татарстан өчен традицион һөнәрләр – тире иләү, итек басу турында сөйләде, тәкъдим ителгән әйберләрне күрсәтте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7640
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5165
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2066
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3848
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату