Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Филип Эспозито Казан Спорт сараенда көч сынашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  хоккей буенча 1972 елгы «СССР - Канада» суперсериясендә катнашучы, атаклы хоккейчы Филип Эспозито белән очрашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик: Филип Эспозито Казанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.

Казанда булганда Филип Эспозито Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп әңгәмә бирде, ул профессиональ һәм һәвәскәр хоккейга, хоккей уенын яшьләр арасында популярлаштыруга багышланды. Әңгәмә Казанда Спорт сарае мәйданчыгында язылды, анда Филип Эспозито һәм Рөстәм Миңнеханов иптәшләрчә хоккей матчында катнашты.

Филип Эспозито һәм Рөстәм Миңнеханов әңгәмәсе әлегә «Хоккей дипломатиясе» исемле документаль фильмга керәчәк, ул әле эшләү стадиясендә. Идеянең авторы һәм проектның генераль продюсеры - Скотт Макферсон. Фильм милләтара багланышлар урнаштыру, икътисадый һәм сәяси мөнәсәбәтләрне ныгыту алымы буларак «хоккей дипломатиясен» куллану нәтиҗәлелегенә багышлана, бу дипломатия боздагы уенчыларның үзара аңлашуына нигезләнә.

«Хоккей – коллектив уен, бу спорт төренең җанатарлары күп, - диде әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов. – Бүген безнең бөек хоккейчы Филип Эспозито белән бозда очрашу мөмкинлеге килеп чыкты».

Ф.Эспозито, үз чиратында, ассызыклаганча, ул «хоккей дипломатиясе»нә зур әһәмият бирә. Аның сүзләренчә, бозда «бар да бер телдә сөйләшә».

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/23/111566/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар

Реклама