Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаша

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районында була. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында әйтелә.

Районның Усад авылында республика лидерына “ICL-КПО ВС” ААҖ исәпләү техникасы заводының яңа җитештерү корпусы төзелеше презентацияләнә. Моннан тыш, Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшыра. Шулай ук Рустәм Миңнеханов Усад һәм Лаешның социаль әһәмияттәге объектларында булырга җыена.

Татарстан лидерының Лаеш муниципаль районына баруының төп сәбәпләренең берсе – ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август пленар киңәшмәсендә катнашу.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар